Күңел күлләремдә язгы ташу…

Күңел күлләремдә язгы ташу.
Күкрәү булып дөрләп кабыну.
Синле мизгел тузанында югалумы?! Әллә…
Тансык гарасатта табылу?!.

Сине түгел. Мин бу язда кабат
Гөрләвекләр көтеп авырдым.
Йә, бер ым как. Бер тавыш бир, зинһар!
Барлыгыңны белгерт! Сагындым!..

Язгы аҗагандай җаның нурлар
Иң мөккатдәс кайнар яшь идем…
Гасыр йокысыннан йолып сине
Давыл кочагына яшердем!..

Өмет белән тулды бөтен җиһан.
Өр-яңадан кояш кабынды.
Күңелемә күкрәү булып тулдың. —
Синдә ни хәл?! Ә мин… сагындым!

Синсез көннәремнән ардым. Синсез өннән.
Элимме соң күңел келәсен?!.
…Сулышыңа сусап яшәгәндә
Сагынмавың хактыр, күрәсең…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт